Музейлар
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы
Атама
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы
Сылтамалар
Аннотация
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы 1969 нчы елның 14 нче апрелендә ТАССР министлар Советының 222 нче номерлы “ТАССРның Болгар шәһәрчегендә дәүләт тарихи –архитектура тыюлыгын ачу” турындагы карары нигезендә төзелде. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы үз территориясендә һәйкәлләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү, саклау, пропагандалау буенча фәнни тикшеренү һәм фәнни аң-белем тарату учреждениясе булып тора. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы карамагында тора. Аның эшчәнлеге Татарстан Республикасының республика бюджеты хисабыннан финанслана. 1969 нчы елның 7 нче ноябрендә ТАССР министлар Советының 548 нче номерлы “ТАССРдагы саклана торган зоналар һәм зонадагы һәйкәлләрнең архитектурасын тәртипкә салу” карары нигезендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгындагы саклана торган зона, “Кече шәһәрчек” һәм “Грек палатасы”(мәйданы 415 га) харәбәләрен дә кертеп Болгар шәһәрчеге эчендә һәм борынгы валдан 50 м. ераклыкта урнашкан. Болгар тарих-архитектура комплексы 1960 нчы елның 30 нчы августында РСФСР министрлар Советының 1327 нче номерлы “РСФСРдагы һәйкәлләрнең сакланышын яхшырту” карары һәм 1995 нче елның 176 нчы номерлы “Федераль әһәмияткә ия булган тарихи һәм мәдәни мирас объектларының исемлеген кабул итү” Указы нигезендә тарихи һәм мәдәни мирас объектларының федераль (бөтенроссия) исемлегенә кертелде. 2014 нче елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 429 нчы номерлы “Федераль мәгънәгә ия булган мәдәни мирас объектларының берсе булып саналган Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы – “Болгар шәһәрчеге”нең чикләрен раслау” карары чыкты. 2014 нче елның 23 нче июнендә Катар дәүләтенең башкаласында уздырылган ЮНЕСКОның 38 нче Конгрессында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы 1002 нче объект булып , Бөтендөнья мәдәни мирас исемлегенә кертелде. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы фондында археология, нумизматика, этнография, фотография һәм сынлы сәнгать коллекцияләре саклана. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының төп фондына 100000 нән артык, фәнни-ярдәмче фондына 8000 нән артык предмет теркәлгән.
Үзенчәлекле экспонат : 55962