Музейлар
Түбән Кама шәһәренең комплекслы музее
Түбән Кама шәһәренең комплекслы музее
Атама
Түбән Кама шәһәренең комплекслы музее
Аннотация
Кыскача тарихи белешмә: Түбән Кама шәhәре музее, шәhәрнең 10 еллыгына багышлап, 1976 елның 22 сентябрендә ачылды. 2004 елда аерым яңа матур бинага күчте. Хәзерге вакытта төрле тарихи чорны чагылдырган, 753 кв. метр мәйдан биләп торган күргәзмә заллары эшли: - археология hәм палеонтология залы бик борынгы хайван калдыклары hәм Идел Болгарстаны чорына караган тарихи әйберләр белән таныштыра; - “Борынгы Түбән Кама” залы музей карарга килүчеләрне безнең төбәктә яшәүче халыкларның милли-мәдәнияте белән таныштыра; - “Ретро- кунакханә” сәүдәгәр Стахеевларның яшәү тормышы, аларның иганәчелек эшләре hәм эшкуарлыклары турында сөйли; - “Шәhәр тарихы” экспозициясендә шәhәр тарихы, беренчеләрнең көнкүреш хезмәт эшчәнлеге, шәhәребезнең беренче җитәкчеләре hәм сәнәгать үсеше турында материаллар урын алды; - “Сугышчан Дан” залы безнең якташларыбызның батырлыклары турында сөйли; - табигать бүлеге Корабельная аланлыгында яшәүче тереклекләр hәм Кызыл диңгездәге экзотик нигъмәтләр белән таныштыра. Түбән Кама төбәге иҗади, талантлы шәхесләргә бай. Аларның иҗат эшләре белән декоратив – гамәли сәнгать залында танышырга була. Күргәзмә залы шәhәребездәге иҗат зыялылары арасында гына түгел, ә Татарстан hәм Рәсәй шәhәрләре арасында да киң кулланыш алды. Музей фондында 26299 саклау берәмлеге тупланган. 17495 саклау берәмлеге - төп фонд, ә 8804 саклау берәмлеге – фәнни –ярдәмче фонд.
Үзенчәлекле экспонат : 3517