Әгерҗе район тарихы һәм мәдәни мирас музее 1997нчы елның 18 декабрендә Әгерҗе районы башлыгы карары нигезендә ачыла. Музейны оештыруда, аның коллекциясен туплауда, шәһәрнең 76нчы санлы (хәзер ул 3нче санлы) мәктәпнең элеккеге директоры Валентин Иванович Репинның роле зур була.
Архив материаллары күрсәткәнчә, Әгерҗе 1646нчы елда төзелә башлый. Безнең район Татарстанның төньяк - кончыгышында урнашкан. Районда 37 меңгә якын кеше яши.
Район тарихи вакыйгаларга бик бай. Безнең яклар 1774нчы елда авылларыбыз аша үткән Пугачев восстаниесен дә. 1918-1919нчы елларда Колчак һәм Азин армияләре арасындагы канлы бәрелешләрне дә, 1941нче елда Әгерҗегә күчеп килгән 2785нче санлы эвакогоспиталь аша Бөек Ватан сугышының нинди дәрәҗәдә булганлыгын хәтерли. Музейда бу тарихи вакыйгаларны чагылдырган бай материал һәм экспонатлар тупланган.1942нче елда Әгерҗе тимеръюлчылары төзегән «Василий Чапаев» исемендәге бронепоездның сугышчан юлын күрсәткән, «Әгерҗе 1941-1945нче елларда», «1950-1960нчы елларда Әгерҗе», «Әгерҗе шәһәренә 50 ел», «Әгерҗе шәһәренә 75 ел» исемле фоторәсемнәр белән баетылган стендлар да, туган ягыбызның үсешен тирән чагылдырып, музейга килүчеләргә кызыклы материал тәкъдим итәләр.
Әгерҗе - тимеръюлчылар шәһәре. Музейда Әгерҗе тимеръюлына 90 ел» исемле бүлектә Локомотив, вагон деполары, ШЧ, ПЧ-23, ПМС-109, Әгерҗе станциясе тимеръюл оешмаларының тарихы турында да материаллар табарга була.
Халкыбызның үткән гасырлардагы тормыш - көнкүрешен яктыртан «Крестьян йорты», «Чәйханә», «Ләвкә» бүлекләре дә музейга килүчеләрне зур кызыксындыра. «Урман - безнең байлыгыбыз» бүлеге Әгерҗе районының бай урманнары турында сөйләсә, «Алар - безнең горурлыгыбыз» бүлеге күренекле якташларыбыз белән таныштыра.
Патриотизм бүлмәсендә Бөек Ватан сугышы геройлары - якташларыбыз Асаф Габдрахманов, Борис Шабалин, Гали Шәмсетдинов, Рифкать Гайнуллин һәм яшь герой Әнвәр Зәйнетдинов турында материаллар һәм аларның шәхси әйберләре тупланган.
Әгерҗе район тарихы музее 2011нчы елда Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының 2011нчы ел 19 гыйнвар карары нигезендә муниципаль бюджет мәдәни учреждениясе «Әгерҗе район тарихы һәм мәдәни мирас музее» итеп үзгәртелде. Шушы карар белән учреждение составына «Таҗи Гыйззәт мемориаль музее», «Салагыш авыл тарихы музее», «Тәбәрле авыл тарихы музее», «Иж-бубый авылы тарихы» музейлары филиаллар булып кертелделәр.
МБУК «Музей» карамагында 9103 предмет исәпләнә, шуның 8720 се төп фондны, 383 - фәнни-ярдәмче фондны тәшкил итә.