Музейлар
Азнакай туган якны өйрәнү музее
Азнакай туган якны өйрәнү музее
Атама
Азнакай туган якны өйрәнү музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
Азнакай шәһәре, Ямашев ур., 6 нчы йорт. Телефоннар: 8(85592) 9-30-09
Эш вакыты
9 дан – 16 сәгатькә кадәр кабул итә. Көндезге ял 12 дән 13 сәгатькә кадәр
Аннотация
Азнакай төбәкне өйрәнү музеена Т.Р.Мәдәният Министрлыгының 261 нче приказы нигезендә (02.12.1991 ел) нигез салына. 1999 елның 18 маенда музей ачылып, аның беренче директоры итеп Хисамиева Г.К. билгеләнә. Бүгенге көндә фондта ХIХ – ХХ гасырларга кагылышлы 7 меңнән артык предмет исәпләнә. Район авыл хуҗалыгы , нефть промышленносте һәм кешеләре белән абруйлы. Экспозицияләр түбәндәге: Беренчесе – “Азнакай нигез салынган чордан алып”(районда авыл хуҗалыгының үткәне һәм бүгенгесе күрсәтелә). Икенчесе – “Район нефть һәм газ төбәге”(файдалы казылмалар һәм аларның тарихы). Өченчесе – “Синең кешеләрең, Азнакай!” (төбәкнең иҗат һәм хезмәт кешеләре). Фәнни тикшеренү эше – музейда иң әһәмиятлеләрдән берсе. Тарих институтыннан фән докторлары Е.П.Казаков һәм М.И. Әхмәтҗанов, Мәскәүдән сәяси фәннәр докторы Н.М.Мириханов белән элемтәләр булу аның фәнни статусын күтәрә. 70-80 нче елларда археолог Е.П.Казаков, археограф-академик М.И.Әхмәтҗановлар тарихи һәйкәлләрне өйрәнделәр, 1998-2000 нче елларда экспедицияләр белән җитәкчелек иттеләр. Шуның нәтиҗәсендә музей фәнни-методик эш алып бара.Төбәкне өйрәнүчеләр, география, тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, югары уку йортлары, лицей, техникум студентлары, мэктэп укучылары өчен информация – консультация бирү үзәге булып тора. Музей актив рәвештә фәнни – агарту эше дә алып бара. Биредә экспозиция заллары буйлап экскурсияләр үткәрелә. Мәдәни чаралар истәлекле даталарга туры китереп, фондта булган әйберләрне кулланып үткәрелә.
Үзенчәлекле экспонат : 5612