Музейлар
Яр Чаллы картиналар галереясе
Яр Чаллы картиналар галереясе
Атама
Яр Чаллы картиналар галереясе
Элемтәләр өчен мәгълүмат
423810, Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 3/01 (56/16) йорты, Райисполком тукталышы. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (8552) 38-89-42, 38-16-24.
Эш вакыты
C 10.00 до 17.00 Выходной - понедельник
Аннотация
Яр Чаллы шəҺəре картиналар галереясе 1980 елда Татарстан Республикасының дəүлəт сəнгать музее филиалы буларак ачыла. Нəкыш, рəсем сəнгате, сынлы сəнгать, гамəли кулланма сəнгате əсəрлəрен туплау һəм саклау урыны буларак, алар нигезендə фəнни-тикшеренү, мəдəни белем өстəү, рухи һəм эстетик яктан тəрбиялəү эшлəрен башкара. Картиналар галереясендə тупланган эшлəр Татарстан Республикасының дəүлəт сəнгать музее төп фондының бер өлешен, шулай ук 2006 елдан Яр Чаллы шəһəре картиналар галереясенең үз фондын тəшкил итə. Фəнни пропаганданың төп формалары буларак - экскурсия һəм əңгəмəлəр, күчмə күргəзмəлəр, истəлекле урынннар буенча экскурсиялəр, əдəби-музыкаль кичəлəр, матбугат эше, рəссамнар белəн очрашу, мастер-класслар һəм балалар рəсем түгəрəге эшлəре алып барыла. Шəһəр күлəмендə зур вакыйга буларак «Коткарылган хəзинəлəр» (Ирбит шəһəренең дəүлəт сəнгать музее), «Остаз һəм укучы» - Сергей Андрияка акварель мəктəбе (Мəскəү шəһəре), «Италия сəнгате. Бруно Либераторе һəм Луиджи Россини», «Сальвадор Дали шедеврлары», «Заманча сəнгать һəм XXI гасыр шəһəре» дип аталган күргəзмəлəр узды. «Ел рəссамы», «Чаллы сувениры», «Музейда төн» дип аталган проектлар елдагыча бик уңышлы уза. Инновацион проект буларак «Баскычлар» балалар рəсем түгəрəге эшлəп килə. Картиналар галереясе 35 ел дəвамында регионыбызның һəм якын-тирə өлкəлəрдə танылган сəнгать музее буларак эш алып бара. Күргəзмə заллары бик олы булмаса да, елга 40-50 меңлəп кеше кабул итə. Галереянең төп эшчəнлеге - хəйрия нигезендə эш итү. Статистика саннарына караганда, һəр 4нче кешегə бушлай хезмəт күрсəтелə. Картиналар галереясендə танылган остазлар гына түгел, яшь талантлар да күрсəтелə. Рəхим итегез! Безнең ишеклəр һəркемгə ачык.
Үзенчәлекле экспонат : 1223