Музейлар
«Казан арта» тарих-этнография музее
«Казан арта» тарих-этнография музее
Атама
«Казан арта» тарих-этнография музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
ТР Арча шәһ., Сызгановлар ур., 22 йорт тел.: 8 (84366) 3-06-79
Эш вакыты
Һәр көнне : 8:00 - 16:30 Шимбә: 09:30 - 13:00 Якшәмбе: ял көне
Сылтамалар
Аннотация
Музей 2009 елның 8 декабрендә муниципаль оешма буларак ачыла. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Казан арты» Әдәби-музей берләшмәсе» Муниципаль Бюджет Оешмасы яңартыла һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Казан арта» тарих-этнография музее» Муниципаль Бюджет Оешмасына кушыла. 2014 ел ахырында музей фондларында 15514 саклау берәмлеге исәпләнә. Төп фонд – 11955 берәмлек, фәнни-ярдәмче фонд – 3559 берәмлек. Аларның 10442 берәмлеге Арча шәһ., Сызгановлар ур., 22 йортта урнашкан «Казан арта» тарих-этнография музеенда» МБО саклана. Соңгы елда экспонатлар саны 21 берәмлеккә артты, алар исәбенә кулланма сәнгать, көнкүреш һәм этнография әйберләре керә. 2947 берәмлек урнашкан «Әдәбият һәм сәнгать» бүлегендә (Арча шәһ., 1 май ур., 12 йорт) саклана. 1365 берәмлек «Әлифба» музей-филиалында (Арча шәһ., Вагыйзовлар ур., 14 йорт); 760 берәмлек – М. Мәһдиев музее – филиалында саклана (Арча районы, Гөберчәк ав., М. Мәһдиев ур., 72 йорт) Музей экспозицияләре Казан арты – Арча районы мисалында татар халкы тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яктырта. Вакыйгалар, халык, көнкүреш, казанышлардан тора безнең музейларның тарихы.