Музейлар
Питрәч муниципаль районы туган як музее
Питрәч муниципаль районы туган як музее
Атама
Питрәч муниципаль районы туган як музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
422770, Питрәч районы, Питрәч ав., Совет ур., 8 нче йорт тел.: 8 (84367) 3-06-84
Эш вакыты
Дүшәмбе – җомга: 8:00-17:00 Төшке аш: 12:00-13:00
Аннотация
1986 елда Питрәч районы хәрби һәм хезмәт даны музее ачыла. Аңа 1960 нчы елларда Питрәчтә беренче мәктәп музеен оештыручы, туган як тарихын өйрәнүче, укытучы Петр Яков улы Козлов нигез сала. 1980 нче елларда музейда сакланган экспонатлар КПСС РК китапханәсенә күчерелә. 1986 елда музейга яңа бина бирелә һәм әйберләр җыю башлана. Яңадан ачылган музейга беренче мөдир итеп Питрәч урта мәктәбенең элекке укытучысы Анна Лаврентий кызы Ларина сайлана. 1988 елның маеннан Район туган як музее буларак эшли. Ул ХХ йөз башында төзелгән тарихи бинада урнашкан. 1992 елдан Питрәч туган якны өйрәнү музее бинасы республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле. Шул ук елны музейлар берләшмәсенә керә һәм “Питрәч туган якны өйрәнү музее – ТР Дәүләт берләштерелгән музее филиалы” дип атала. Аны Воля Федор кызы Ушанова җитәкли. 1997 елдан музей директоры вазыйфаларын Елена Федор кызы Корябина башкара. 2010 елда юридик статус ала һәм “Питрәч муниципаль районы туган якны өйрәнү музее” муниципаль бюджет оешмасы дип атала. 2015 елның 1 гыйнварына төп фондта – 11 719 әйбер, фәнни-ярдәмче фондта – 2 256 әйбер саклана.
Үзенчәлекле экспонат : 3024