Музейлар
«Халыклар дуслыгы» туган як тарихы музее
«Халыклар дуслыгы» туган як тарихы музее
Атама
«Халыклар дуслыгы» туган як тарихы музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
422243 Татарстан Республикасы, Балтач районы, Чепья авылы, Ленин ур., 7 йорт тел.: 8 (84368) 3-44-61
Эш вакыты
Һә көн: 8.00-16.00 Ял көне: якшәмбе
Аннотация
Музей 1965 елның 9 маенда, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 20 ел һәм Бөек Октябрь Социалистлар револбциясенә 50 ел тулу уңаеннан, язма һәм әйберләр коллекциясе нигезендә тарих укытучысы Галиев Гарифҗан Гали улы тарафыннан ачыла. 1982 елда музей «Халыклар дуслыгы» туган як тарихы музее» дип атала башлый. 9 экспозицион-күргәзмәләр заллары һәм фондлар бар. Музей фондларында 20 меңнән артык экспонат исәпләнә. Дөньяның 38 телендә язылган 13 томлык бәяләмә китабы бар. Шактый зур урынны палеонтология, археология коллекцияләре һәм табигый фонд алып тора. Экспозициядә Шушма елгасы ярында табылган 2 м. озынлыктагы һәм 137 кг. авырлыктагы мамонт казык теше, археология табылдыклары арасында ук очлары, борынгы кешеләрнең мор ыргаклы сөңгеләре, таш чүкеч һәм балталар урын алган. Төбәк тарихы бай һәм төрле алымнар белән күрсәтелгән. Этнография комплексы халыкларның мәдәниятен һәм яшәешен яктырта. Кораллар коллекциясе районда төрле елларда табылган XVIII - ХХ гасыр корал үрнәкләре белән таныштыра. Экспонатлар арасында - Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар күтәрелеше (XVIII гасыр) вакытындагы авыр тимер кистән. Экспозициядә XIX гасыр Тула самоварлары күрсәтелгән, 1820 елны Согут Гарәпстаныннан алып кайтылган, сары тимердән ясалган комган кызыксыну уята, XIX гасыр Швейцария сәгате һәм башкалар бар. Сәүдәгәр, Мортаза Мулюков, сату лавкасы XIX гасыр ахыра - ХХ гасыр башына алып китә. Төбәк аркылы Себер тракты үтү белән бәйле бүлек экспозициядә чагылыш аерым урын алып тора: кул богавы, XIX гасыр богавы, 1905-1907 еллар грузия сәяси сөргеннәренең торак күренеше. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы турында материаллар җыелмасы кызыклы. Алар арасында Балтач районы Советлар Союзы Геройлары турында күп мәгълүмат саклана.
Үзенчәлекле экспонат : 1