Музейлар
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее
Атама
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
423350, ТР, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы, 31 «А» йорт, к.1 Тел: 8 (85559) 2-42-97
Эш вакыты
Дүшәмбе – җомга: 8:00-16:15
Аннотация
Сарманның туган якны өйрәнү музее 2006 нчы елда оешты. 2009 нчы елда музей исеме “Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее”на үзгәртелде һәм район администрациясе, ветераннар, Сарман халкы ярдәме белән музей хезмәткәрләре актив рәвештә экспозицияләр ясарга керештеләр. 2010 елның 9 нчы маенда музей яңа бинада үз ишекләрен ачты. Музейда барлыгы 4 зал: Сугышчан Дан залы, Хезмәт Даны залы, Туган якны өйрәнү залы, Информацион-күргәзмә залы. Экспонатлар җыелмасы тарихны, мәдәниятне һәм безнең як халыкларынын гореф-гадәтләрен яктырта. Сугыш ветераннарына һәм тыл батырларына, Сарманның күренекле кешеләренең тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмәләр, төрле чаралар, район конкурслары, массакүләм чаралар, төрле мастер-класслар үткәрелә. Музей фондында 1600 берәмлек төп фондта һәм 280 берәмлек өстәмә фондта исәпләнә. Экспонатлар җыелмасы тарихны, мәдәниятне һәм безнең як халыкларынын гореф-гадәтләрен яктырта. 95 кв.м. экспозиция мәйданы район усешенең тарихын, Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышы чорын, табигать үзенчәлекләрен, аның үткәнен һәм киләчәген яктырта. Күргәзмә һәм төрле чаралар үтә торган Информацион-күргәзмә залы эшли.
Үзенчәлекле экспонат : 2506