Музейлар
Габдулла Тукай әдәби мемориаль музей комплексы
Габдулла Тукай әдәби мемориаль музей комплексы
Атама
Габдулла Тукай әдәби мемориаль музей комплексы
Элемтәләр өчен мәгълүмат
422035, ТР, Арча районы, Яңа Кырлай ав., Үзәк ур., 4а йорт тел.: 8 (84366) 56-7-10, факс: 56-7-16
Эш вакыты
Һәр көн: 08:00-17:00
Аннотация
Кырлай тирәсендәге табигать һәм әйләнә-тирә мохит үзенчәлекле, матур. Нәкъ әлеге күренешләр Габдулла Тукайны әсәрләр иҗат итәргә илһамландыра. Биредә, 1892-1894 елларда, гади крестьян Сәгъди абзый гаиләсендә (Сәгъди Сәлихов) яши. Музей чикләре тимер рәшәткә белән корылган. Аның артында Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасында тасвирланган чыршы, наратлар үсә. Әлеге мохит музейга килүчеләрне могҗизалар белән тулы әкияткә алып кереп китә. Музейның беренче экспозициясе 1960 елларның икенче яртысында авыл китапханәсе бинасында төзелә. Музей җәмәгатьчелек башлангычында эшли. 1971 елда дәүләт статусы ала, ә 2007 елдан ТР Мәдәният Министрлыгы карамагындагы мөстәкыйль оешма. 2014 ел ахырына музей фондларында мәдәни әһәмияткә ия әйберләр саны 1297 саклау берәмлеге (төп фондта – 822; фәнни-ярдәмче фондта – 475). Татарстан Республикасы Милли музее исәбендәге экспонатлар саны – 1382 саклау берәмлеге. Экспозиция ике агач бинада урнашкан: шагыйрьнең балачагы узган Сәгъди абзый йортында мемориаль-көнкүреш; музей өчен махсус төзелгән (1976) ике катлы бинада әдәби-сәнгати. Габдулла Тукайның тууына 90 ел тулу алдыннан, Тукай яшәгән йорт, аны уллыкка алган Сәгъди Сәлихов утары (Сәгъди йорты) яңартыла. Йорт эчендә ерак тарих чоңгыла чумган милли татар йортының эчке күренеше торгызыла. Музей эшчәнлегенең иң көтелгән һәм әһәмиятле казанышларының берсе булып ХХ гасыр башы Бай Йортын (Әхмәтхан Мөхәмәтҗанов) төзекләндерү тора. Йорт махсус проект буенча “Минем шәһәр” фильмына нигезләнеп төзекләндерелде. Экспозициядә XIX йөз ахыры – XX йөз башында Яңа Кырлай авылы байларының көнкүрешен тасвирлаган мемориаль әйберләр урын алган. Кызыклы экспонатлар арасында фисгармония, патефон, шкаф, комод, сепаратор – сөт аеру аппараты бар.
Үзенчәлекле экспонат : 1099