Музейлар
Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы
Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы
Атама
Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы
Элемтәләр өчен мәгълүмат
422730, Татарстан Республикасы, Биектау районы, Камай ав., Үзәк ур., 1 нче йорт тел.: 8 (843) 657-02-78
Эш вакыты
Һәр көн: 8:00-17:00
Аннотация
Иске Казан тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы 1992 елның 14 апрелендә оештырыла. ИИДМТ саклау территориясе һәм аның әйләнә-тирәсе борынгы заманда – безнең эрага кадәр I меңъеллыкта ук ананьино археологик культурасы вәкилләре тарафыннан үзләштерелә һәм тарихи, археологик, архитектура һәйкәлләре белән күрсәтелә: борынгы кабиләләр чоры, башлангыч, алга киткән һәм соңгы урта гасыр археологик объектлары, шулай ук Татар Әйшәсе авылында сакланган XX йөз башы традицион авыл архитектурасы һәйкәлләре (танылган Казан арты татар авылларының гади үрнәкләре), казан татарлары этносы, аның бай материал һәм рухи мәдәнияте формалашу үзәге. 3270 саклау берәмлеге. Музей экспозициясенең археология бүлегендә күп еллар дәвамында Иске Казан комплексында булган археологик эзләнүләр вакытында табылган әйберләр урын алган. Бу - кызыл балчыктан ясалган савыт-саба, тимер эшләнмәләр. Экспозициянең этнография бүлегендә авыл крестьяны йорты күренеше торгызылган: тактадан ясалган сәке, йорт җиһазлары, крестьян киемнәре, аяк киемнәре, көнкүреш әйберләре, йорт кирәк-яраклары.