Музейлар
Сәнгать галереясы (Яшел Үзән шәһ.)
Сәнгать галереясы (Яшел Үзән шәһ.)
Атама
Сәнгать галереясы (Яшел Үзән шәһ.)
Элемтәләр өчен мәгълүмат
422550, ТР, Яшел Үзән шәһ., Засорин ур., 4а йорт тел.: (84371) 5-85-45
Эш вакыты
Сишәмбе-шимбә: 9.00-18.00 Көндезге аш: 13.00-14.00 Ял көннәре: якшәмбе, дүшәмбе
Аннотация
2002 елның 9 февраленнән, ачылган көненнән, башлап Яшел Үзән шәһәре Сәнгать галереясы күргәзмәләр төзү буенча актив эш алып бара. Хәзерге заман рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, фоторәсемнәр күрсәтелә. Биредә узган күргәзмәләр шәһәр кешеләрен актуаль фәлсәфә, эстетика, хәзерге заман сәнгать идеяләрен җиткергән әсәрләр белән таныштыру максатына юнәлдерелә. Галереяда еш кына Татарстанның танылган рәссамнары И. Антонова, А. Абзгильдин, Е. Голубцов, А. Дорофеев, З. Гыймаев, А. Ильясова, А. Иншакова, С. Румак, И. Хәсәнова, Ф. Хасьянова эшләре, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, фоторәсемнәр күргәзмәләре оештырыла. Сынлы сәнгать белгечләре билгеләп үтүенчә, биредә төзелгән күргәзмәләрнең дәрәҗәләре югары, гомумроссия һәм, хәтта, Европа стандартларына җавап бирә. Галереяда шәһәр кешеләренең иҗат сәләтләрен камилләштерүгә юнәлтелгән балалар һәм өлкәннәр сәнгать студияләре эшли. Шулай ук иҗади очрашулар, шигъри кичәләр, концертлар һәм төрле тәкъдим итү чаралары, мастер-класслар уздырыла. Бу Сәнгать галереясының төрле яшьтәге социаль төркем һәм катлам туристларын кабул итүгә әзер объект булуын күрсәтә. Галерея төзелгәндә аның фондларында бернинди сәнгать әсәре дә булмый. 2015 ел башына галерея фондында 254 хәзерге заман сәнгать әсәре (графика, рәсем сәнгате, гамәли сәнгать, фоторәсем) исәпләнә. Галерея даими үзгәреп торган күргәзмәләр белән эшли. Аның эшчәнлеге дәвамында 350 артык күргәзмә оештырыла.