Музейлар
Саба районы үзәкләштерелгән туган як музее
Саба районы үзәкләштерелгән туган як музее
Атама
Саба районы үзәкләштерелгән туган як музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
422060, ТР, Саба районы, Байлар Сабасы ш.т.п., З. Йосыпов ур., 47 нче йорт тел.: 8 (84362) 2-38-35
Эш вакыты
Һәр көн: 8:00-16:30 Ял көннәре: шимбә, якшәмбе
Аннотация
"Саба районы үзәкләштерелгән туган як музее"на (Район тарихын өйрәнү музее) 1993 елның 14 маенда нигез салына. Төп юнәлеше - туган як тарихын өйрәнү. Музей экспозициясе Саба районы тарихындагы мөһим вакыйгаларга багышлана. Бүгенге көндә музей фондларында 3000 якын экспонат саклана. Ел дәвамында музейга 3300 дән артык кеше килә. Музейда сакланган аеруча кыйммәтле экспонатлар: мамонт сөякләре, солдат хатлары коллекциясе, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бүләкләү турында документларның күчермәләре, археологик табылдыклар, төрле акчалар коллекциясе, Г. Тукай һәм аның замандашлары сыннары (автор К. Җәмитов), өч дәрәҗәле Дан орденының тулы кавалеры снайпер Абдулла Мотыйгуллинның һәм Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиевның шәхси әйберләре, 1942-1943 елларда татар телендә чыккан «Алга дошман өстенә» фронт газетасы тупланмасы һәм башкалар. Район туган як музее эшчәнлеге өч юнәлештә алып барыла: туплау, фәнни-тикшеренү, мәдәни-агарту.