Музейлар
Яңа Чишмә муниципаль районы Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее
Яңа Чишмә муниципаль районы Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее
Атама
Яңа Чишмә муниципаль районы Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
423185, ТР, Яңа Чишмә районы, Зирекле ав., Ленин ур., 66 нчы йорт тел.: 8 (84348) 3-86-39
Эш вакыты
Һәр көн: 8:00-16:12 Ял көннәре: шимбә, якшәмбе
Аннотация
“Чыгарылыш сыйныфлар музее” базасында барлыкка килә һәм 1982 елның 1 сентябрендә ачыла. 1992 елның 29 декабрендә ТР Мәдәният министрлыгының 244 нчы боерыгы буенча Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее ачыла. 2010 елдан муниципаль бюджет мәдәният оешмасы. Безнең музейда мәдәни мирасыбызның энҗе бертекләре булган уникаль чигүле сөлгеләр, намазлыклар, челтәр каймалар җыелмасы тупланган. Музей – халык хәтере, үткән көннәр дәвамы, туган авылның үсеш сәхифәләрен гәүдәләндергән сирәк, кадерле экспонатлар сакланган урын. Безнең музей эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – мәдәни байлыкны, татар халкының кул эшләре төрләрен өйрәнү. Халкыбызның, шул исәптән Зирекле авылы кешеләретэлек-электән чигелгән, тукылган, бәйләнгән әйберләре белән дан тотканнар. Гамәли сәнгать әйберләренең һәр төре тулы төсләр гармониясе белән гәүдәләнә. Авылдашларның эшләре генә түгел, шулай ук чын күңелдән музей фондларын яңадан-яңа кул эшләре белән тулыландырып торган районның башка авыллары осталары әйберләре дә бар. Бүгенге көндә музей авылның төрле кичәләр, бәйрәмнәр, мәҗлесләр уздырылган рухи һәм мәдәни үзәге булып тора. Музей ишекләре килүчеләр өчен һәрвакыт ачык.
Үзенчәлекле экспонат : 2608