Музейлар
Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее
Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее
Атама
Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
422870, ТР, Әлки районы, Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 135 йорт тел/факс: 8 (84346) 2-12-28
Эш вакыты
Көн саен: 8:00-16:15
Аннотация
С.М. Лисенков исемендәге музей 2004 елның сентябрендә оештырыла һәм 2008 елның 25 декабрендә рәсми рәвештә ачыла. Кыска гына вакыт эчендә музей фондларында дистәләгән мең экспонат туплана һәм саклана. Музей 1814 елны, беренче гильдия сәүдәгәре Сергей Михаил улы Лисенков тарафыннан төзелгән бинада урнаша. Аның оныгының улы, Анатолий Яков улы Михеев, галәм (космос) өлкәсендә эшли. Космонавт Владислав Волковның карт бабае, шулай ук илнең айрокосмос өлкәсендә эшләүче 6 фән докторлары чыгышлары белән Әлки районыннан. Шунлыктан безнең музейда Татарстанда беренчеләрдән булып уникаль Космонавтика залы ачыла. Безнең музей РФ космонавтика музейлары ассоциациясенә кабул ителә. Әлки җире Кама артының борынгы цивилизациясе үзәге булып тора. Аның бай тарихы турында күпсанлы археологик табышлар, шулай ук палеолит чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр сакланган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр сөйли. Музей коллекциясенең төп тупланмалары – археологик табылдыклар, нумизматика, этнография, табигый-фәнни коллекция, техника тарихы; кулланма сәнгать тарихы, скульптура, графика, сынлы сәнгать, сирәк китаплар, документлар, борынгы сугыш кораллары.
Үзенчәлекле экспонат : 2800