ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКACЫ МУЗЕЙЛАР
Берләшкән электрон каталог
Рус
Проект турында
???interface.menu.name???
Рус
Музейлар
Экспонатлар
Виртуаль күргәзмәләр
Новости
???interface.menu.more???
Музейлар
Экспонатлар
Виртуаль күргәзмәләр
Новости
Музейлар
Экспонатлар
Виртуаль күргәзмәләр
Новости
Проект турында
Рус
Музейлар
Музейлар
Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее
--
Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее
Атама
Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
ТР, Балтач районы, Карадуган ав., Себер тракты ур., 49 йорт тел.: 8 (84368) 3-21-09
Email
Написать письмо в музей
Эш вакыты
Һәр көн: 08:00-16:00 Төшке аш: 12:00-13:00
Сылтамалар
Страница музея на портале Музеи России
Аннотация
Карадуган авылында ике катлы йортта ике музей урнашкан. Берсе Советлар Союзы Герое, татар язучысы Муса Җәлил музее, икенчесе – Себер тракты тарихы музее. Карадуган авылындагы, язучы М. Җәлилгә багышланган музейның эшчәнлеге пионер дружинасы исеменнән башлана. 1955 елдан мәктәпнең пионер дружинасы Муса Җәлил исемен йөртә. 1976 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Балтач районы Карадуган авылында тантаналы рәвештә музей ачыла. Үсеп килүче буыннарны тәрбияләү өлкәсендәге эшчәнлеге өчен 1990 елда музейга М. Җәлил исемендәге Республика премиясе бирелә. М. Җәлил музее янында каһарман-авылдашларга багышланган сугыш һәм хезмәт даны Залы ачыла. Нигезгә һәлак булган якташ-авылдашлар турында табылган мәгълүматлар салына. 1995 елда ике катлы мәктәп бинасы тулысынча музейга бирелә. Шулай итеп, сәүдәгәр Мортаза Мулюков (исеме Казан губернасыннан читтә дә билгеле була) тарафыннан 1911 елда Себер трактында кунакханә буларак төзелгән ике катлы таш бина музейга әверелә. Аның беренче катында йорт кирәк яраклары кибете була, ә икенче катта кунакханә бүлмәләре урнаша. Музейда элемтә тарихына багышланган бүлек махсус урын алып тора. Карадуган музеенда атлы элемтә белән бәйле материаллар саклана. Мәсәлән, 1797, 1887 еллар элемтә юллары картасы, Казан губернасының телеграф картасы, морзе – телеграф аппараты, борынгы телеграф һәм телефон аппаратлары, репродукторлар, беренче телевизор, һәм Россиядә элемтә үсеше тарихын күз алдына китерергә ярдәм иткән әйберләр урын ала. Төп фонд – 3963 Ярдәмче фонд - 1485
Үзенчәлекле экспонат
: 1
1924-1926-е гг.
+
???bugreport.dialog.title???
???bugreport.dialog.pageurl.title???
???bugreport.dialog.button???
???bugreport.dialog.success???
E-mail
Серсүзне оныттыгыз?
E-mail