Музейлар
Яңа Чишмә муниципальтуган якны өйрәнү музее
Яңа Чишмә муниципальтуган якны өйрәнү музее
Атама
Яңа Чишмә муниципальтуган якны өйрәнү музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
423190, ТР, Яңа Чишмә районы, Яңа Чишмә ав., Заливная ур., 4 нче йорт тел.: 8 (84348) 2-21-77
Эш вакыты
Һәр көн: 8:00 - 17:00
Аннотация
2012 елның 1 декабрендә "ТР Яңа Чишмә муниципаль районы халык иҗаты һәм көнкүреше музее"ның филиалы "ТР Яңа Чишмә муниципаль туган якны өйрәнү музее" ачылды. Максаты: авыл, район тарихы белән бәйле көнкүреш әйберләрен, картиналарны һ.б. туплау, районның X-XII йөзләргә караган борынгы авыл урыннарында археологик казу эшләре алып бару. Музей хезмәткәрләре материал җыю максаты белән районның бөтен торак пунктларында булдылар. Булачак музей әйберләре бәяләнде һәм кыйммәтләре ачыкланды. Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Чечен хәрби хәрәкәтләрендә катнашучылар белән элемтәләр булдырылды. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары ярдәме белән сугышчылар турында материаллар, солдат көнкүреш әйберләре, фоторәсемнәр, истәлек китаплары, 1940-2000 нче еллар аралыгында фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләнүчеләр турында күпсанлы материал тупланды. Җирле халык, укучылар арасында авылның, районның барлыкка килүен, X-XI йөзләрдән безнең көннәргә кадәр үсешен пропагандалау эшләре алып барыла. Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан хәзерләнгән “Җиңүнең кадерле йөзләре” альбомы дөнья күрде. Хәзерге вакытта “ТР тыл каһарманнары” китабы басмага хәзерләнә. Үсеп килүче буында туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан укучылар арасында төбәк тарихы һәм үсеше, “Бөек Ватан сугышы” материаллары буенча төрле темаларга лекцияләр һәм әңгәмәләр оештырыла. Музейның төп һәм фәнни-ярдәмче фондында барлыгы 986 берәмлек экспонат саклана. Музей фонды рәсем сәнгате, нумизматика, археологик табылдыклар, документлар, китаплар, гамәли сәнгать эшләнмәләре, көнкүреш һәм этнография әйберләреннән тора. Музей экспозициясе: Авыл тарихы; Крестьян йорты; 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган экспозиция; СССР оештырылуга багышланган экспозиция. Музей җыелмасы: Сайланма (йортта тукылган), сөлгеләр; Археология табылдыклары: ХXII йөзләр Наратлык шәһәрлеге металлы; Нумизматика (акча тәңкәләре, медальләр, значоклар).
Үзенчәлекле экспонат : 1682