Музейлар
Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее
Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее
Атама
Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
423422, ТР, Әлмәт районы, Кичүчат ав., Р. Фәхреддин ур, 1 йорт тел.: 8 (8553) 36-37-58
Эш вакыты
Һәр көн: 8.00-16.00 Ял көне: якшәмбе
Аннотация
1995 елның 25 маенда Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш. Шәймиев катнашында Әлмәт районының Кичүчат авылында, галимнең туган нигезендә Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее ачыла. 2013 елның 23 июленнән музей Әлмәт районы муниципаль бюджеты карамагындагы оешма. Музей Кичүчат авылының уртасында, Фәхреддиннәр гаиләсенең туган нигезләре урынында урнашкан. Килүче кунакларны музейның ишек төбендә Р. Фәхреддиннең әти-әниләре утырткан пар наратлар каршы ала. Шулай ук музейның ишегалды төзекләндерелгән: агачлар һәм чәчәкләр утыртылган. Музейның гомуми мәйданы 129,4 кв.м., аның 100,3 кв.м. мәйданында экспозиция урнашкан. Бина агач бурадан ясалган. Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музеена ел дәвамында 10000 якын кеше килә. Музей татар халкының рухи, тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм пропагандалау үзәге булып тора, нәкъ менә шуңа күрә дә музейда еш кына чит ил кунаклары да була. Хәзерге көндә, 2015 елның башына, Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музееның төп фондында 2345 саклау берәмлеге һәм фәнни-ярдәмче фондта 2061 саклау берәмлеге исәпләнә. Музейның аеруча бәһасез экспонатлары арасында галимнең исән чагында бастырылган китаплары, 1926 елда, Р. Фәхреддин Мәккәдә Бөтендөнья мөселманнар конгрессы вице-президенты булганда Согут Гарәпстаны әмире бүләк иткән поднос һәм хушбуй савыты. Музей экспозициясендә галим кулъязмаларын саклаган шәхси сандыкны, фотоларны һәм Фәхреддиннәрнең гаилә архивы материалларын күрергә мөмкин. Һәр елны музейда «Р. Фәхреддин укулары» үткәрелә. Соңгы елларда бөтенроссия күләмендәге “Туганнарның кадерен белик” – туганнар очрашуы уздырыла. Музейга нигез салучы – Фәрхетдинов Сәмдүн Җамалетдин улы.