Музейлар
Әтнә туган якны өйрәнү музее
Әтнә туган якны өйрәнү музее
Атама
Әтнә туган якны өйрәнү музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
422750, РТ, Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 16-нчы йорт. Телефон/факс: (84369)21957
Эш вакыты
дүш.- җом. 8.00 - 17.00 төшке аш 12.00 - 13.00
Аннотация
Музей 2010 елның 01 апреленнән эшли башлый. Әтнә районы Күлле-Киме авылындагы С. Хәким музее һәм Комыргуҗа авылындагы Ш.Мәрҗәни музее -“Туган якны өйрәнү музееның” филиаллары булып торалар. Учредителе- ТР Әтнә районының башкарма комитеты. Өлы Әтнәдә урнашкан Гатаулла Даутов бай йортында “Туган якны өйрәнү музеен” булдыру эшләре алып барыла. “Гатаулла бай йорты” комплексына ике катлы йорт, мунча, кибет, койма һәм ике капка керә. Йорт бинасы Татарстан Республикасының Мәдәни мирас - истәлекләре җыелмасына кертелеп, Казан арты архитектура байлыкларының берсе, Әтнәнең символы булып тора. Музей әле эшләнеп килә, килүчеләр өчен әлегә ябык. Әтнә районының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен барлау, саклау һәм киләсе буынга җиткерү – музейның төп бурычы булып тора. Музей эченә 7 зал урнаштырылачак: “Авыл өе күренеше”;”Әтнә базары күренеше”;”Һөнәрчелек”;“Кала тавы”;“Дин бүлмәсе”; “Сәнгать бүлмәсе”; “Дан бүлмәсе”. ___________________________ Шиһәбетдин Мәрҗани исемендәге мемориаль музей - филиал МБМУ “ӘТЯӨМ”. Мәгариф һәм фән министерствосы белән берлектә Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе бинасында Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференөияләр үтә. Беренче шундый конференция 1998 елда Ш.Мәрҗанинең тууына 180 ел уңаеннан үткәрелде. 2008нче елдан конференция ике елга бер түбәндәге секцияләргә бүленеп эшли: тарих, мәданият һәм әдәбият, халык педагогикасы, экология, география. 2010 нчы елның апреленнән Ш.Мәрҗани музее үзенең эшчәнлеген МБМУ “ӘТЯӨМ” филиалы статусында дәвам итә. Музейның әйдәүче методисты Зиннатуллина З.Р. Элемтә өчен мәгълүмат: 422758, РТ, Әтнә районы, Коморгуҗа авылы, Комсомол урамы, 11нче йорт телефон:(84369)32-0-03(мәктәп) email: kssh2005@yandex.ru, Электрон почта адресы (мәктәп) Эш сәгатләре: Дүшәмбе-җомга: 8.00-17.00 Төшке аш: 12.00-13.00 __________________________ Сибгат Хәким исемендәге әдәби музей – МБМУ “Әтнә туган якны өйрәнү музее” филиалы. 1981 елның 25 декаберендә язучы Сибгат Хәкимның 70-еллык юбилеена музей тантаналы төстә иске мәктәп бинасында ачыла.1987 елдан мәктәп музее булып санала. Републикабыз мәдәният министрлыгы карары белән музей 1994 елның январеннән Татарстанның берләштерелгән дәүләт музее составына кертелә. 1994 елда Күлле Кимедә яңа мәктәп салынды. Сибгат Хәким музее ике катлы типовой мәктәпнең 90 м. мәйданын алып тора. 1995 елда яңа экспозиция төзелә башлый. Ул 1996 елның 17 январендә ачыла. Эспозицияне ачуда Татарстан дәүләт музее генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Краева Л.Г. (фәнни җитәкче), әдәби бүлек мөдире Нуруллин В.Н. (фәнни концепция), баш рәссәм Зиязов Ф.А. (сәнгат концепциясе), Шәмсиева Луиза (экспонатлар җыючы) һәм рәссәм бизәүчеләр Зиязов З.А., Зиязов Ф., Мифтахова Н.М., Угаров А.С. катнашты. Элемтә өчен мәглүмат: 422742, РТ, Әтнә районы, Кулле-Кими авылы, Тельман урамы, 17-нче йорт. Телефон/факс: (84369)35-3-20 (мәктәп) email: kime5@rambler.ru Эш сагәтләре: дүш.- җом. 8.00 - 17.00 төшке аш 12.00 - 13.00