Музейлар
Казанның 1000 еллыгы музее ачыла
Казанның 1000 еллыгы музее ачыла
Атама
Казанның 1000 еллыгы музее ачыла
Элемтәләр өчен мәгълүмат
420111, ТР, Казан шәһ., Пушкин ур., 86 нчы йорт тел: (8843) 236-78-31, факс: 236-78-01
Эш вакыты
Сишәмбе - шимбә: 10:00-18:00 Якшәмбе: 10:00-16:00 Ял көне: дүшәмбе
Аннотация
"Казан" ММҮ дә 1992 елда Милли мәдәният музее, 2004 елда Казанның 1000 еллыгы музее ачыла. "Казан" Милли мәдәният үзәге составына Милли мәдәният музееннан, Казанның 1000 еллыгы музееннан, Татарстанның халык рәссамы Бакый Урманчы музееннан, Рәссам Әмир Мәҗитов музееннан, И. Зарипов исемендәге сәнгать галереясыннан, К. Васильев картиналар галереясыннан торган музей комплексы керә. Казанның 1000 еллыгы музее татар халкының борынгыдан алып хәзерге заманга кадәрге тарихи һәм мәдәни мирасын яктырта, шәһәрнең меңьеллык тарихын күп төрле сәнгать әсәрләре, документаль материаллар, экспонатларның төп нөсхәләре аша гәүдәләндерә. Музей 3000 кв.м. мәйданлы өч залдан һәм күргәзмәләр залыннан тора. 1 нче зал "Борынгы Казан". Биредә Казанның безнең эрага кадәр I меңьеллык - XV йөздәге тарихы һәм мәдәнияте яктыртыла. 2 нче зал XV йөздән ХХ йөз башына кадәрге чорны үз эченә ала. Экспозиция Россия составындагы өяз һәм губерна башкаласы булган Казанның сәүдә, икътисади элемтәләре һәм рухи мәдәнияте турында сөйли. 3 нче зал Казан ХХ - ХХI йөзләрдә. Татарстанның яңа йөзьеллыкта - ХХ гасырда мәдәни тормышындагы мөһим вакыйгаларны, аның үсеш этапларын (ТАССР башкаласы (1920-1990 еллар), Татарстан Республикасы башкаласы (1191-2005 еллар, Идел буенда һәм Россия Федерациясендә иң зур икътисад үзәге) чагылдыра. Бүгенге көндә музей фондларында 49 412 саклау берәмлеге исәпләнә. Музей экспозицияләре: Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Бөек борылыш, Казанны алу, Казан ягы, Казан XIX йөздә, Казан ХХ йөздә, Казан бүген һәм иртәгә.
Үзенчәлекле экспонат : 2