Музейлар
Теләче туган якны өйрәнү музее
Теләче туган якны өйрәнү музее
Атама
Теләче туган якны өйрәнү музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
ТР, Теләче районы, Теләче ав., Ленин ур., 29 йорт тел.: 8 (84360) 2-15-01
Эш вакыты
Һәр көн: 8:00-16:00 Ял көннәре: шимбә, якшәмбе
Аннотация
Төбәк музеена 1996 елның 12 августында нигез салына. 2011 елдан Теләче муниципаль районы башкарма комитеты идарәсе карары буенча “Теләче туган якны өйрәнү музее” муниципаль бюджет оешмасы итеп үзгәртелә. Ел дәвамында музей 3000 артык кеше кабул итә. Теләче муниципаль районы башкарма комитетына буйсына. Экспозициянең мәйданы 149,7 кв.м. тәшкил итә. Бүгенге көнгә музей фондларында 3840 саклау берәмлеге исәпләнә; Төп фондның зур өлеше түбәндәге коллекцияләрдән тора: Этнография әйберләре, авыл хуҗалыгы, һөнәрчеләр, кәсепчеләрнең эш кораллары, йортта ясалган җиһазлар, кирәк-яраклар, савыт-саба, шулай ук искиткеч милли чигү үрнәкләре. Музейда төрле буын кул эше осталары чиккән төрле челтәрләр, җәймәләр, ашъяулыклар, кулъяулыклар саклана. Музей районда яшәүчеләр арасында популярлыкка ия, шулай ук безнең тылсымлы төбәккә килгән кунакларда онытылмаслык тәэсир калдыра һәм кызыксыну уята.