Музейлар
«Зөя утрау-шәһәре» тарих-архитектура һәм сәнгать музее
«Зөя утрау-шәһәре» тарих-архитектура һәм сәнгать музее
Атама
«Зөя утрау-шәһәре» тарих-архитектура һәм сәнгать музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
422520, ТР, Яшел Үзән районы, Зөя ав., Мәскәү ур., 6 йорт тел.: 8 (843) 264-74-62, факс: 8 (843) 264-75-03 email:ostrov_grad@mail.ru
Эш вакыты
1 майдан – 30 сентябрьга: 10:00 -18:00 (ялсыз) 1 октябрьдан – 31 апрельгә: 10:00 -18:00 (дүшәмбе ял көне)
Аннотация
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 584 санлы 2009 ел 28 август карары нигезендә төзелә. Зөя утрау-шәһәрчеге территориясе истәлекле урында, Казаннан 30 км. ераклыкта, өч елга Идел, Зөя һәм Чуртан елгалары кушылган җирдә урнашкан. Зөя утравында күпсанлы борынгы рус архитектурасы, православие һәм тарих һәйкәлләре сакланган. Дәүләт сагында 37 мәдәни мирас объекты тора, аларның 19 – федераль әһәмияткә ия, 18 – төбәк (республика күләмендәге) әһәмияткә ия. Төп фондка утрау территориясендә эшләүче һәм киләсе елларда гамәлгә кертергә ниятләнгән музейларның (Зөя тарихы музее, Гражданнар сугышы музее, Елга музее, Археология музее, күргәзмәләр залы) темасын ачыклаган коллекцияләр керә 2014 елның 1 гыйнварына музейның төп фондында 33 398 саклау берәмлеге исәпләнә. Аларның 20 220 – археология табылдыклары, 1356 саклау берәмлеге – декоратив-кулланма сәнгать әйберләре, 1134 саклау берәмлеге – нумизматика һәм башкалар. Барысы 24 129 берәмлек төп фондта һәм 9 269 берәмлек фәнни-ярдәмче фондта саклана. Археология коллекциясендә Зөя елгасы ярында табылган һәм югары дымлы климат булу сәбәпле бүгенге көнгә кадәр сакланган күпсанлы чынаяк кирпеч, балчык эшләнмәләр, акча, агач һәм күн әйберләр тупланган. Сәнгать коллекциясе тормышлары һәм иҗатлары Зөя шәһәрчеге белән бәйле булган рәссамнарның күп дистә еллар дәвамында тапшырылып килгән эшләрен үз эченә алган. Зөя-утрау-шәһәрчеге музей комплексының төп объектларының берсе – «Зөя тарихы музее» – 2009 елдан башлап 1838-1840 елларда төзелгән элекке эшлекле очрашулар урыны булган комплекста урнашкан. Музейның төп бинасы экспозициясе шәһәрнең оешуыннан алып XX гасыр башына кадәрге административ, социаль-икътисад, мәдәни үсеш, җирле халыкларның кәсепләр тарихын яктырта.
Үзенчәлекле экспонат : 113