Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее – Россия Федерациясендәге иң зур региональ сәнгать музейларының берсе. 1958 елда ТАССР Дәүләт музее картиналары галереясы базасында, А. Лихачевның шәхси сәнгать әсәрләре җыелмасы нигезендә барлыкка килә.
Төп фондта 25 426 картина, графика, сынлы сәнгать, декоратив-кулланма сәнгате әсәрләре саклана. XV-XVI йөзләр Европа гравюрасы (А. Дюрер, Л. Лейденский) һәм XVI - XVIII йөзләр картиналары (Д. Пулиго, И. Люттихейс, түгәрәк остасы И. Сваненбурх), XVI йөз борынгы рус икона язуы һәйкәлләре, Д. Левицкий, Ф. Рокотов, И. Репин ясаган портретлар, И. Шишкин, Н. Фешин эшләренең зур җыелмалары, ХХ йөз башы рус авангарды әсәрләре (В. Кандинский, М. Врубель, Р. Фальк, Н. Гончарова, М. Ларионов һ.б.), Татарстан рәссамнары җыелмасы (Б. Урманче, Х. Якупов, И. Зарипов) аеруча зур бәягә ия.
Музей һәр елны 90 – 100 күргәзмә уздыра.