Музейлар
Гашек Ярослав әдәби-мемориаль музее
Гашек Ярослав әдәби-мемориаль музее
Атама
Гашек Ярослав әдәби-мемориаль музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
423230 Бөгелмә шәһәре, Совет урамы, 67нче йорт тел/факс: 8(85594)6-60-81
Эш вакыты
һәркөнне сәгать 8дән 17гә кадәр. Ял көне: якшәмбе Төшке ял: сәгать 12дән 13кә кадәр
Аннотация
Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәрендә урнашкан Ярослав Гашек исемендәге әдәби-мемориаль музей – атаклы чех сатирик язучысы үлемсез “Булдыклы солдат Швейкның маҗаралары” романы авторының Россиядәге бердәнбер музее. Музей урнашкан бинаны 19нчы гасыр азагында сәүдәгәр Нижерадзе торак йорт буларак салдыра; 1918 елда анда хәрби комендатура урнаша. Ярослав Гашек 1918 елның 5 октябрендә көнчыгыш фронтының 5нче армиясендә сәяси агитаторы вазыйфасын үтәргә килә. Тиздән аны шәһәр хәрби комендатының ярдәмчесе итеп билгелиләр. Гражданнар сугышыннан соң бу бинада шәһәрнең төрле хезмәт күрсәтүче хуҗалыклар урнаша. 1966 елның 15 гыйнварында тантаналы рәвештә музей ачыла. Бүгенгесе көндә бинада мемориаль бүлмә һәм 3 экспозиция залы тора. Вакытлы күргәзмәләр күргәзмә залында урнаша. Музей фондында 2 мең 5 йөзгә якын саклау берәмлеге бар. Елның-елында музей 6,5 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Бөгелмә шәһәрендә яшәүчеләр белән беррәттән музейга башка шәһәрләрдән, хәтта якын һәм ерак чит илләрдән килүчеләр дә бар.
Үзенчәлекле экспонат : 1358