ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКACЫ МУЗЕЙЛАР
Берләшкән электрон каталог
Рус
Проект турында
???interface.menu.name???
Рус
Музейлар
Экспонатлар
Виртуаль күргәзмәләр
Новости
???interface.menu.more???
Музейлар
Экспонатлар
Виртуаль күргәзмәләр
Новости
Музейлар
Экспонатлар
Виртуаль күргәзмәләр
Новости
Проект турында
Рус
Музейлар
Музейлар
Чаллы шәһәр тарихы музее
???utils.button.hide???
???utils.button.show???
???interface.card.foreshortening???
--
Чаллы шәһәр тарихы музее
Атама
Чаллы шәһәр тарихы музее
Элемтәләр өчен мәгълүмат
Татарстан республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Гидростроитель урамы, 16 йорт тел. (8552) 70-33-31, 71-39-81, 71-44-91
Email
Написать письмо в музей
Эш вакыты
сишәмбе-якшәмбе 9.00-17.00 дүшәмбе – ял көне
Сылтамалар
Сайт музея
Страница музея на портале Музеи России
Аннотация
Туган як тарихы музее (башта Яр Чаллы шәһәренең тарих музее) шәһәрнең бердәнбер тарихи профилле музее, Татарстан республикасының зур музейларыннан берсе. Ул 1972 елның 10 апрелендә Яр Чаллы шәһәр башкарма комитетының 135 номерлы карары буенча оештырыла. 1973 елның 17 апрелендә Музей тантаналы рәвештә ачыла. 2005 елда Музейга аерым бина бирелә - элекке «Чулпан» кинотеатры бинасы. Яңа экспозиция 2008 елның 26 апрелендә ачыла. 2013 елда Музей 40-еллык юбилеен билгеләп үтә. 2014 елның 17 сентябрендә МАУК «Экология һәм табигатьне саклау музее» белән кушылу сәбәпле музейның исеме үзгәртелә. Хәзер ул МАУК Яр Чаллы шәһәренең «Туган як тарихы музее» дип йөртелә. Хәзерге вакытта мәйданы 1658 м² тәшкиль итә. Хезмәткәрләр саны – 34. 2014 ел буена музейда 45 мең 800 кеше булган. Музей фондында 2014 елның 1 декабренә 50815 экспонат сакланыла. Төп экспозиция хронологик тәртиптә төзелгән, кунакларны шәһәрнең һәм безнең өлкәнең борынгыдан башлап хәзерге вакыттка кадәр булган тарихы белән таныштыра. Экскурсия барышында регионның экология, этнография һәм экономик үзенчелекләре белән танышырга була. КАМАЗ заводлары һәм ярты миллионлы заманча 1969-1989 елларда шәһәр төзүгә аерым зал бирелгән. Музейда экспозициялар түбәндәге бүлекләрдән тора. Алар буенча тематик экскурсияләр үткәрелә: • «Палеонтология. Кама буе һәм хайваннар дөньясы» • «Археология. Идел буе Болгар дәүләте» • «Кама буе халыклары этнографиясе» • «Алтын келәт» (нумизмат коллекциясе һәм бизәнү әйберләре) • «ХIХ-ХХ гасырда шәһәр тарихы» • «Чаллылыларның Бөек Ватан сугышында һәм Әфганстан, Чечен хәрби хәрәкәтләрендә катнашуы» • «Яр Чаллы шәһәре ХХ гасырның 50-60 нче елларда. Түбән Кама ГЭСы төзелеше» • «Радиомастерская. Яр Чаллы шәһәрендә радио эше барлыкка килү тарихы» • «КАМАЗ һәм шәһәр: тарих һәм хәзерге заман» • «Экология һәм табигатьне саклау» Ел саен Музей оештырган иң эре проектлар: - «Музейда төн» халыкара Музей көненә багышлана; - «Балаларны халыкара яклау көне»нә багышланган фестиваль; - «Кама мозаикасы» регион халыклары фестивале; - укучылар өчен программалар «Туган як», «Мин – Чаллыда яшәүче»; - студент яшьләр өчен конкурслар: «Бөек төзелеш тарихы», «Ш. Марджани буенча Татарстан тарихы», «II Бөтен дөнья сугышы һәм сугыштан соңгы дөнья» һәм башкалар; - сораулар буенча «Музейда - Туй» һәм «Музейда очрашу» проектлары оештырыла; - «ХХ гасырда татар йорты» күргәзмәсе белән Яр Чаллы һәм Мәскәүдә Сабан туй милли бәйрәмендә катнаша; - Музейда түбәндәге акцияләр үткәрелә: 18 май – «Музейга бүләк итәм!», 8 март – «Әниемә бүләккә - Музей», 1 июнь – «Балаңны музейга алып кил», 1 сентябрь – «Баланы мәктәпкә җыябыз» һәм башкалар. Шулай ук музей эшчеләре лекциялар һәм дәресләрне музейда һәм аннан тыш урыннарда да үткәрәләр. Сәнгать эшлеклеләрен чакырып һәм үз көчләре белән мастер класслар үткәрелә. Шәһәр буенча автобуста яки җәяүле экскурсияләр оештырыла. Экскурсияләр рус, татар һәм инглиз телләрендә уздырыла. Шулай ук музейда тарихи һәм милли костюмнарда фотографияга төшәргә, профессиональ фотосессия узарга; Музей, шәһәр, республика символикасы белән сувенирлар, китаплар алырга мөмкин.
Үзенчәлекле экспонат
: 40572
III тыс. до н.э.
III тыс до н.э.
XI - X вв. до н.э.
10 тыс. лет назад
+
???bugreport.dialog.title???
???bugreport.dialog.pageurl.title???
???bugreport.dialog.button???
???bugreport.dialog.success???
E-mail
Серсүзне оныттыгыз?
E-mail