Музейлар
Туган якны өйрәнү музее (Тәтеш)
Туган якны өйрәнү музее (Тәтеш)
Атама
Туган якны өйрәнү музее (Тәтеш)
Элемтәләр өчен мәгълүмат
422370, Татарстан Республикасы, Тәтеш шәһәре, Ленин урамы, 25 нче йорт Тел. 8 (843 73) 2-55-07
Эш вакыты
Көн саен 8.00 -17.00 Ял көннәре: шимбә, якшәмбе
Аннотация
Тәтеш гимназияләренең укытучылары шәһәрнең борынгы тарихын сакларга уйлаганнар,Казан музей җәмгыятеннән Россия рәссамнарының, коллекционер А.Ф. Мантельнең картина һәм графика коллекцияләрен җыйганнар. Шулай итеп, музей тарихы 1910 нчы елдан башлана. 1920 нче елның 11 нче июлендә Тәтеш Кантон мәгариф бүлеге тарафыннан рәсми рәвештә “Җирле як музее” ачылган. 1925 нче елның декабрендә музей Педтехникумга бирелгән,1930 нчы елга кадәр шунда урнашкан. 1935 нче елда музейга штат берәмлеге һәм бюджет билгеләнә.Шул вакыттан ул Тәтешнең туган якны өйрәнү музее дип йөртелә. 1982 нче елда Тәтешнең туган якны өйрәнү музее ТАССРның Берләшкән Дәүләт музееның филиалы, 2001 нче елдан Татарстан Республикасының Милли музей филиалы , 2006нчы елдан 2010 нчы елга кадәр –“ТР Тәтеш муниципаль районы мәдәният бүлеге“ муниципаль учреждениесенең Тәтешнең туган якны өйрәнү музее булып санала.2010 нчы елның 22 нче декабреннән Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының башкарма комитеты чыгарган 830 нчы номерлы карары нигезендә –“Тәтеш ягы тарихы музее” МБУ 2014 нче елның 1 нче декабренә музей фондында 39194 данә экспонат санала, шуларның күпчелеген «Археология» коллекциясе әйберләре алып тора.